news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Башкортстанда язучы Флүр Галимовның китабы төрек телендә дөнья күрде

Флүр Галимов – 14 китап авторы, Башкортстан һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстанда язучы Флүр Галимовның «Азгын тәүбәсе» дип аталган трилогиясе Төркия нәшриятында 500 данә тираж белән аерым китап булып дөнья күрде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. 

Башкортстан Язучылар берлегеннән хәбәр итүләренчә, әлеге әсәрне рус теленнән төрекчәгә Озджан Перска тәрҗемә иткән. Трилогия моңарчы рус, казах, инглиз телләренә тәрҗемә ителгән булган инде. Флүр Галимов – 14 китап авторы, Башкортстан һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100