news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда яшь ярымлык баласы белән бергә ата-анасы суга баткан

Гаилә Сауз күленә Агыйдел шәһәреннән ял итәргә килгән булган.

Башкортстанда яшь ярымлык баласы белән бергә ата-анасы суга баткан
Салават Камалетдинов

(Казан, 6 июль, "Татар-информ"). Башкортстанда атасы, анасы белән бергә яшь ярымлык бала суга баткан. Фаҗига бүген, 6 июльдә, иртәнге сәгать бишләр тирәсендә килеп чыккан. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Башкортстанның Краснокама районында Сауз күлендә 33 яшьлек хатын-кыз, 35 яшьлек ир-ат һәм аларның яшь ярымлык баласы суга баткан, дип хәбәр итте Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат үзәге, диелә хәбәрдә.

Гаилә күлгә Агыйдел шәһәреннән ял итәргә килгән булган. Алар төнгә күл буенда калганнар һәм машинада йокларга ятканнар. ВАЗ-21150 суга тәгәрәп төшкән. Дүртөйле водолазлары судан машинаны да, суга батып үлүчеләрнең мәетен дә чыгарган. 

Хәзерге вакытта хокук саклау органнары тикшерү эшләре алып бара, вакыйганың нечкәлекләре ачыклана.

"Башинформ" искәрткәнчә, шундый ук хәл 2017 елның июль аенда да килеп чыккан булган. Башкортстанның Хәйбуллин районында күп балалы ата белән ана 2 яшьлек балалары белән суга батып үлгән булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100