news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда яшь ярымлык бала өстенә кайнар аш коеп үлгән

Баланы хастаханәгә китергәннәр, әмма табиблар коткара алмаган.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда яшь ярымлык бала өстенә кастрюль белән кайнар аш койган, ул үлгән. Җитди пешкән баланы хастаханәгә китергәннәр, әмма табиблар коткара алмаган. Кыйгы районында яшәүче 36 яшьлек анага карата җинаять эше кузгатылган дип хәбәр итә «Стерлеград» агентлыгы Россия Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Светлана Абрамова хәбәренә сылтама белән.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 5 сентябрьдә кич яшь ярымлык бала электр плитәсендә кайнап утырган ашлы кастрюльне өстенә аударган, күкрәк читлеге, башы һәм кул-аяклары пешкән. Баланың әнисе үз вакытында хастаханәгә мөрәҗәгать итмәгән, тән җәрәхәтләре узар дип уйлаган.

Икенче көнне иртән баланың хәле начарланган, ул Кыйгы район хастаханәсенә китерелгән. Медицина ярдәме күрсәтелүгә кармастан, табиблар баланың гомерен саклап кала алмаган.

Гомере өзелгән баланың анасына карата "Саксызлык аркассында үлемгә китерү" буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100