Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда яшәп иҗат итүче галим, публицист һәм әдип Касыйм Йосыповның китаплары Казанда тәкъдим ителәчәк
БРның Чакмагыш районыннан зур делегация килүе көтелә
(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Тагын 3 атнадан, 29 октябрь көнне, “Казан” милли мәдәни үзәгендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче галим, публицист һәм әдип Касыйм Йосыповның татар телендәге китапларын тәкъдим итү чарасы була.
Аерым алганда, “Моңаймас та иде, һай, бу бала…” китабы 2015 елда Уфада басылган. Әлеге китапка авторның соңгы елларда иҗат ителгән әдәби әсәрләре һәм публицистик хезмәтләре кергән. “Хөрмәтле укучыга тәкъдим ителә торган бу китап – үземнең мавыгу өлкәсендәге чираттагы җимешем”, - дип яза Касыйм Йосыпов кереш сүзендә.
Укучылар игътибарына тәкъдим ителәсе икенче китап – “Сыерышбаш хикмәтләре”. Исеменнән шәйләнгәнчә, әлеге китапта Сыерышбаш авылы турында мәкаләләр, очерк, сурәтләмә, авыз иҗаты, сәхифәләр тупланган.
Кичәдә Башкортстанның Чакмагыш районыннан зур делегация катнашуы көтелә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз