news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда яшәүчеләр Татарстанда үзмәшгуль кеше буларак теркәлә ала

Үзмәшгульлек - яңа салым режимы, ул үзләренә эшләүчеләргә керемнәрне рәсмиләштерү мөмкинлеге бирә.

(Казан, 24 сентябрь, Татар-информ»). Хезмәт күрсәтү өлкәсендә, үзенең интеллектуаль хезмәте яки күчемсез милекне арендага тапшыру ярдәмендә акча эшләүче Башкортстан кешеләрне Татарстанда үзмәшгуль кеше буларак теркәлә ала. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Керемнәрне легальләштерүдән тыш, үзмәшгуль кешеләр юридик затлар белән килешүләр төзү мөмкинлеге ала, шулай ук сәүдә мәйданчыгы аша Татарстан базарына чыга.

Үзмәшгульлек - яңа салым режимы, ул үзләренә эшләүчеләргә керемнәрне легальләштерү мөмкинлеге бирә. Әлегә закон Татарстан, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Калуга өлкәсендә сынала. Әмма биредә теләсә кайсы төбәк халкы үзмәшгуль кеше буларак теркәлә ала.

Үзмәшгульләр арасында репетиторлар, кондитерлар, консалтинг хезмәтләре күрсәтүче кешеләр, блогерлар бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot