Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда яшәүчеләр кызамык авыруы киң таралу сәбәпле прививка ешрак ясата башлаган
18 июньнән 14 августка кадәр Башкортстанда кызамык авыруының 22 очрагы теркәлгән.
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Башкортстанда яшәүчеләр кызамык авыруы киң таралу сәбәпле прививка ешрак ясата башлаган, дип Роспотребнадзорның төбәк идарәсендә билгеләп үттеләр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Әгәр ел башында кызамыкка каршы прививка ясатмаган 2687 бала теркәлгән булса, бүгенге көндә инде аларның 66 процентына укол кадаганнар. Бу процедураны үтмәгән олыларның (3842 кеше) 96,5 проценты вакцинация ясаткан.
«Вакцина кызамыкка каршы бердәнбер нәтиҗәле чара санала. Шунлыктан прививка ясатмаган һәм моңа кадәр кызамык белән авырмаган кешеләргә вакцинация узарга киңәш ителә», - ди эпидемиологлар.
- 18 июньнән 14 августка кадәр Башкортстанда кызамык авыруының 22 очрагы теркәлгән. Аларның 13е – балалар. Әлеге чирдән үлүчеләр дә бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз