Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда яшәүче татар әбисенә 112 яшь тулды
Башкортстанда яшәүче татар әбисенә 112 яшь тулды
(Уфа, 25 май, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә яшәүче татар әбисе Сафия Зәйнуллинага 112 яшь тулды. Шулай итеп, 1893 елның май азагында дөньяга килгән Сафия апа, өч гасырда яшәп, бу көннәргә кадәр җитте.
Башкортстанның Авыргазы районында туып-үскән Сафия Мөхәммәтгани кызы, тормышның төрле катлаулы чорларын кичереп, бүгенге көндә дә үзенең көр күңеллелеген саклап калган бәхетле кеше. Тормыш иптәше белән 60 ел бергә тату гомер кичерә ул. 11 балага гомер биргән ананың хәзер нибары бер кызы гына исән. Сәрвәрә исемле кызы белән бергә яши Сафия әби. Аның шулай ук 9 оныгы, 14 оныгының баласы һәм 2 оныгының оныгы бар. Үзенең озын гомер кичерүен дә бик гади аңлата өч гасырны тоташтыра алган әби. «Өстәлдә ни булса, шуны ашадык инде, сайланып торырга мөмкинлекләр булмады. Озак яшәүнең сере тормышны яратудадыр. Һәрчак сабыр булдым, кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә яшәдем», – ди Сафия әби.
Сафия Мөхәммәтгани кызы Башкортстанда гына түгел, ә Россиядә дә бүгенге көндә иң өлкән кеше булырга мөмкин. Әбиләренең илдә иң өлкән кеше булуын раслау өчен, оныклары хәзер «Россия рекордлар китабы»на гариза җибәргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз