news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда яшь артистлар Мостай Кәрим әсәрләренә нигезләнгән әдәби спектакль куя

«Мустай #Нашнавсесто» спектаклен «Арлекин» балалар театр студиясенең яшь артистлары сәхнәгә куйган

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстанда «Арлекин» студиясенең яшь артистлары «Мустай #Нашнавсесто» спектаклен тәкъдим итәчәк. Салават дәүләт башкорт драма театрында Мостай Кәрим әсәрләренә нигезләнгән әдәби спектакльнең премьерасы була. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Проект Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Җитәкчесе - Әмир Үтәбаев, режиссер-куючысы - Лиана Нигъмәтуллина, рәссамы - Антон Бледных, хореографы - Гөлнәзирә Сафиуллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot