news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда янгын аркасында торак йорттан 45 кеше эвакуацияләнгән

Янгында зыян күрүчеләр булмаган.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Башкортстанда янгын аркасында торак йорттан 45 кеше эвакуацияләнгән. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Кумертаудагы Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы торак йортта бер фатирда янгын чыккан. Төтен баганалары бина тәрәзәсеннән чыгуы күренгән. РБ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан янгын урынына җиде берәмлек махсус техника һәм 24 коткаручы киткән.

Сөрем газы белән агулану куркынычы аркасында өйдән 45 кеше эвакуацияләнгән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәпләрен хәзер сорау алучылар ачыклый.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot