news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда Яктыкүлдә курорт Сабан туе узган

Сабан туенда Россия төбәкләреннән — Мәскәү, Оренбург, Екатеринбург, Башкортстан һәм Чиләбе өлкәләреннән дә кунаклар килгән.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Башкортстанда Яктыкүлдә (Банное)  курорт Сабан туе узган. Сабан бәйрәме заманча форматта барлык катнашучыларга тагын бер кат традицион башкорт брендлары турында искә төшерә: көрәш, бишбармак белән сыйлану, башкорт батырлары хөрмәтенә җырлар...

Сабан туенда Россия төбәкләреннән – Мәскәү, Оренбург, Екатеринбург, Башкортстан һәм Чиләбе өлкәләреннән дә кунаклар килгән.

Төп мәйданда – Этноавыл күренеше. Вакыйгалар үзәгендә спорт ярышлары, көрәш, уктан ату, парашюттан сикерү ... Колгага менүдә дәтамашачылар бик теләп катнашкан. Этник музыка буенча мастер-класслар да үтә.

Ачык башкорт бию бәйгесендә бию осталары сәгатьтән артык яңгыр астында осталыкларын күрсәтә. Иң осталар һәм чыдамнар булып, Әбҗәлил һәм Баймак районнары биючеләре бишәр мең сумлык призга ия була.

Бәйрәмдә традиция буенча курортка ял итү өчен сертификатлар да уйнатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot