news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда җәядән ату турниры узды

Чараның максаты - җәядән ату төрен популярлаштыру, гражданнарны спорт белән шөгыльләнергә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге Учалы районы мөхтәсибәте һәм “Иҗат сарае” муниципаль автоном учреждениесе белән берлектә балалар арасында җәядән ату ярышлары үткәрде. Бу чара Учалы районында узды, дип хәбәр итә Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Әлеге ярыш бөек мәгърифәтче, шәех Зәйнулла ишан Русүлевка багышланган. Чараның максаты - җәядән ату төрен популярлаштыру, гражданнарны спорт белән шөгыльләнергә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм яшьләрне рухи яктан үстерү.

Турнирда катнашучыларга һәм җиңүчеләрне грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot