news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда «Йөрәк сүзе» дип аталган телевизион поэтик бәйге узачак

Бәйгене «Башкортстан» телерадиокомпаниясе дәүләт унитар предприятиесе, Бөтендөнья башкорт корылтае, Башкорт дәүләт опера һәм балет театры оештыра.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Башкортстанда «Йөрәк сүзе» дип аталган телевизион поэтик бәйге узачак. Быел ул республиканың халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышлана. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Башкорт телендәге конкурста профессиональ актер яки режиссер белеме булган кешеләр катнаша ала. Бәйге программасына профессиональ актер һәм режиссерлар катнашындагы телепроектларның барлык чыгарылышлары да кертелә.

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Сүз остасы» һәм «Тамашачылар мәхәббәте призы» номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк. Сайлап алу туры ярым финалга чыгучыларны сайлап алу буенча жюри әгъзалары һәм SMS-тавыш бирү ярдәмендә үткәрелә. Иң күп тавыш җыйган 18 кеше телепроектның йомгаклау кичәсендә катнашу хокукын ала. Ул шигъри бәйге форматында Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында узачак.

Бәйгене «Башкортстан» телерадиокомпаниясе дәүләт унитар предприятиесе, Бөтендөнья башкорт корылтае (конгресс), Башкорт дәүләт опера һәм балет театры оештыра.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot