news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда йөк машинасы койманы җимереп, торак йортка бәреп кергән

“Скания” йөк машинасы текә борылышта идарәсен югалткан.

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). Кичә, 14 декабрьдә, Башкортстанның Кырмыскалы авылында йөк машинасы койманы җимереп, торак йортка бәрелгән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

“Скания” йөк машинасы Рәфыйков урамы буйлап Карлыман авылына таба хәрәкәт иткән. Текә борылышта машина йөртүче идарәсен югалткан. Машина юлдан чыгып китеп, металл койманы җимергән һәм торак йортка бәрелгән.

Биредә яшәүче кешеләр социаль челтәрләрдә  язганча, йөк машинасының тормозы эшләмәгән. Бу борылышта мондый һәлакәт беренче тапкыр гына түгел, чарасын күрергә кирәк, дип яза алар.

Төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, һәлакәт урынында дүрт котаручы һәм бер берәмлек техника эшләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100