news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда «Ватан» хәйрия фонды Ислам көллиятен ремонтлауга акча җыя

Хәйрия оешмасы Башкортстан Диния нәзарәте каршында эшлиячәк.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте быел җәй гамәлгә куелган «Ватан» хәйрия фонды кичә эшли башлады. Хәзер Мәрьям Солтанова исемендәге Ислам көллиятен ремонтлауга һәм кечкенә Софияне дәвалауга һәм тернәкләндерүгә да акча җыю бара. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Хәйрия оешмасы Башкортстан Диния нәзарәте каршында эшлиячәк. Фондның максатлары булып, милләтенә һәм диненә карамастан халыкның социаль яктан якланмаган катламына матди ярдәм күрсәтү; гадәттән тыш хәлләрдән яклау өлкәсендә халыкны әзерләүдә булышу һәм башка шундый эшләр тора.

Моннан тыш, фонд мәгариф, фән, мәдәният, сәнгать һәм мәгариф өлкәсендә дә ярдәм итәчәк. Ятим балалар да бу структура ярдәменә исәптә тота ала.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100