Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда узучы “Ата-бабалар җире” этно фестивалендә татар коллективлары да катнаша
Чара “Башкортостан Республикасында мәдәният һәм сәнгатьне үстерү” дәүләт программасы кысаларында оештырыла.
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). 7 октябрьдә Башкортостанның Ярмәкәй районында Ык төбәге халыклары иҗатының төбәкара “Ата-бабалар җире” дип аталган этно-фольклор фестивале узачак. Фестивальдә катнашу өчен Татарстан һәм Оренбург өлкәсенең 12 шәһәр һәм районнары иҗат коллективларыннан һәм солистларыннан заявкалар килгән. Фестивальне Башкортостан мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге һәм Ярмәкәй районы хакимияте оештыра.
Чара “Башкортостан Республикасында мәдәният һәм сәнгатьне үстерү” дәүләт программасы кысаларында оештырыла, дип хәбәр итә "Башинформ".
«Фестиваль кече ватанны зурлау, Ык елгасы буенда яшәүче халыкның мәдәниятен, сәнгатен, көнкүрешен, гадәт-йолаларын җыр-бәетләр аша күрсәтүне барлау максатыннан оештырыла», — дигән Ярмәкәй районы хакимиятенең аналитик-мәгълүмат секторы җитәкчесе Энҗе Шәфыйкова.
Фестивальдә вокал, хореография, фольклор һәм инструменталь коллективлар арасында конкурслар үтәчәк. Һәр номинациядә җиңүчеләр билгеләнә.
“Ата-бабалар җире” дип аталган этно-фольклор фестивале беренче тапкыр 1994 елда Башкортстанның Ярмәкәй районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге һәм Ык елгасын саклау комитеты белән берлектә оештырылган иде. 1995 елда ул Башкортстанның Бакалы районында, 1996да Татарстанның Баулы шәһәрендә үтте. Аннан сигез еллык тәнәфес булып алды. Фестивальнең яңадан тууына Бәләбәйдә Республика халык иҗаты үзәге филиалы ачылу этәргеч бирде, диелә хәбәрдә. Ике ел рәттән чара шунда уздырылды, ә 2007елдан фестиваль янә Ярмәкәй районына кайтты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз