news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда умарталарны элеккеге зират һәм үләт базы урынына куюны тыячаклар

Закон проектында бал кортларының пестицидлар һәм агрохимикатлар белән агулануын булдырмау чаралары каралган.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыены — Корылтае депутатлары «Умартачылык турында» Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проектын карарга җыена.

«Закон проектында умартачылык инфраструктурасы объектларын төзегәндә һәм урнаштырганда таләпләр тәгаенләнә. Элек зиратлар, үләт базлары, яки җитештерү һәм куллану калдыклары урнашкан, химик, токсик, радиоактив матдәләр булган урыннарда умартачылык объектларын урнаштыруны тыярга тәкъдим ителә», — дип хәбәр итте Дәүләт Җыены рәисе Константин Толкачев. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Умартачылык ихтыяҗлары өчен файдалануга бары тик авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен җир кишәрлекләре яисә умартачылык алып бару аларның режимында каралган очракта башка җирләр генә рөхсәт ителәчәк.

Шулай ук закон проектында бал кортларының пестицидлар һәм агрохимикатлар белән агулануын булдырмау чаралары каралган.

Чәчүлекләрне химик эшкәртү өчен җаваплы затлар 7 километр радиуста якындагы торак пунктлар халкына башкарасы эшләре турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша хәбәр итәргә тиеш.

Моннан тыш, халык эшләрне башкару срокларын һәм ысулларын, кулланыла торган пестицидлар һәм агрохимикатларның исемнәрен, аларның куркыныч классын, умарта кортларын ояларында изоляцияләү срокларын белергә тиеш, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100