news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда умартачылар борчуда

Башкортстанда умартачылар кышлаудан соң умарта күчләре торышына борчыла.

(Казан, 16 март, "Татар-информ"). Башкортстанда умартачылар бал кортларының начар кышлавына борчыла. Бу хакта РБК-Уфа сайты хәбәр итә. «Башкорт умартачылыгы» оешмасы генераль директоры Сергей Мөлеков сүзләренчә, кайбер районнардан умарта кортларының начар кышлавы турында борчулы хәбәрләр килгән. «Аерым бер районнарда аларның үлеме 60 тан 80 процентка кадәр җиткән», — дип җиткергән эксперт.

Төгәл саннар соңрак, март ахырында,  умарталар өйләреннән чыгарылгач билгеле булачак.

«Алдагы ике ел да гади булмады, — дип сөйли танылган Уфа блогеры, умартачы Илгиз Кәлимуллин. — Узган ел да шактый үлделәр. Кыш җылы килде, әмма кинәт температура алышыну үз эшен эшләде».

Хәзер Башкортстанда 357 мең умарта оясы бар. Шуларның 83 проценты - шәхси хуҗалыкларда, 13 проценты — крестьян фермерлык хуҗалыкларында һәм 4 проценты — авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә.
Һәр елны республикада 6,5 мең тонна бал җитештерелә. Бу - дөнья күләмендә җитештерелгән балның 0,4 процентын тәшкил итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100