Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда укучыларга һәм укытучыга пычак белән ташланган 17 яшьлек егет тоткарланган
Тикшерүчеләр тоткарланган заттан табиблар рөхсәте белән сорау алалар.
(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”). Башкортстан буенча Тикшерү комитеты җинаять кылуда шикләнелгән 17 яшьлек яшүсмерне “ике яки аннан да күбрәк затны куркыныч ысул белән үтерергә җыену” маддәсе буенча тоткарлаган. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.
“Тикшерүчеләр шикләнелә торган затны аңа медицина ярдәме күрсәтелә торган хастаханәдә тоткарлаганнар. Тикшерүчеләр тоткарланган заттан табиблар рөхсәте белән сорау алалар. Аннары аңа карата җәза билгеләү мәсьәләсе хәл ителәчәк”, - дип хәбәр иткәннәр Россия Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә.
Алдарак "Татар-информ" Стәрлетамакта 1нче номерлы мәктәптә тугызынчы сыйныф укучысы пычак белән укучыларга һәм укытучыга ташлануын, сыйныфка ут төртүен, үз-үзенә кул салырга тырышуын хәбәр иткән иде.
Башкортстанда укучы һөҗүм иткән мәктәптә өч олы кеше, бер бала яраланган. Аларны хастаханәгә озатканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз