Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда укучы һөҗүм иткән мәктәптә дүрт кеше яраланган
Мәктәптә тугызынчы сыйныф укучысы пычак белән укучыларга һәм укытучыга ташланган, сыйныфка ут төрткән, үз-үзенә кул салырга тырышкан.
(Казан, 18 апрель, "Татар-информ"). Башкортстанда укучы һөҗүм иткән мәктәптә өч олы кеше, бер бала яраланган. Аларны хастаханәгә озатканнар. Бу турыда республика Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итте.
Агентлык хәбәр иткәнчә, Стәрлетамак хастаханәсенә уртача авырлыктагы яралы өч олы кешене һәм бер баланы китергәннәр.
Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов Стәрлетамакка фаҗига булган мәктәпкә киткән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Алдарак "Татар-информ" 1нче номерлы мәктәптә тугызынчы сыйныф укучысы пычак белән укучыларга һәм укытучыга ташлануын, сыйныфка ут төртүен, үз-үзенә кул салырга тырышуын хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз