news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда туристик визит-үзәк һәм Кунакчыллык академиясе барлыкка киләчәк

Республикада төбәк туризмын үстерүгә багышланган киңәшмә узды.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Башкортстанда визит-үзәк булдырырга ниятлиләр. Республика халкы һәм кунаклар аны миниатюрада күрә һәм туры килә торган маршрутны сайлый алачак.

Шулай ук компанияләр персоналын һәм дәүләт хезмәткәрләрен әзерләү белән шөгыльләнүче Кунакчыллык академиясе булдыруны да кирәк дип саныйлар. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Төбәк туризмын үстерү буенча киңәшмәдә визит-үзәк Уфага керү юлында оештырылачагын искәрттеләр. Хәзерге вакытта мәйданчык сайлау эше алып барыла.

«Безнең республика туристлар өчен иң яхшы урынга әверелергә тиеш,- диде БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары - икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов. - Башкортстанда ял итәргә теләүчеләргә бөтен хезмәтләр исемлеген тәкъдим итәргә һәм алар өчен төбәк буенча виртуаль тур эшләргә кирәк».

Шулай итеп, ул «Ике клик» системасын гамәлгә кертү турындагы планнары белән уртаклашты. Система потенциаль туристка тәкъдимне тиз кабул итәргә һәм хезмәтләр спектрын түләргә мөмкинлек бирәчәк.

Тармак компанияләре һәм дәүләт хезмәткәрләре өчен югары квалификацияле персонал әзерләү белән махсус Кунакчыллык академиясе шөгыльләнә алачак. Академия  туристлар һәм экскурсиягә килүчеләр агымын зурайтырга һәм, димәк, бюджет керемнәрен, республиканың инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттырырга ярдәм итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100