news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Тукайның Уфага килүенә 105 ел тулу уңаеннан конференция үтте

Әдәби симпозиум Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында уздырылды.

(Казан, 31 май, “Татар-информ”). Уфа шәһәренең иҗади җәмәгатьчелеге мәшһүр татар шагыйре Тукайның Уфага килүенә 105 ел тулуны билгеләп үтте. 

Төбәкнең “Башкортстандагы татар милли-мәдәни автономиясе” республика башлыгы хакимияте, Халыклар дуслыгы йорты ярдәмендә “Тугандаш халыклар әдәбиятында буыннар кабул итүе” икенче Бөтенроссия конференциясен уздырды. Әдәби симпозиум Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында үтте, дип хәбәр итә "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы сайты.

“Безнең күперләрдә Тукай эзләре юк инде, әмма ул безнең йөрәкләрдә тирән эз калдырды. Казан, Оренбург, Чиләбе галимнәре бүген бөек шагыйрьнең безнең халык әдәбиятында тоткан урынын искә алды, “Тукай әдәбиятта” энциклопедиясен презентацияләде. Башкорт дәүләт педагогия университеты доценты Альбина Хәлиуллина китабы зур кызыксыну тудырды, ул татар һәм башкорт шагыйрьләренең Тукай турындагы шигырьләреннән җыентык эшләгән”, - дип сөйли Башкортстандагы татар милли-мәдәни автономия җитәкчесе Римма Утяшева.

“Бүген шагыйрь турындагы хатирәләр милләтләрне берләштерә, аның исеме китаплада, урамнарда саклана. Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл куелыр дигән өметтә торабыз”, - дип белдерде Римма Утяшева.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100