news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда Тукайны искә алу чаралары дәвам итә

Чираттагы матур кичәне республика татар җәмәгатьчелек оешмалары берлектә оештырды

(Уфа, 29 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бу көннәрдә Башкортстанда бөек шагыйребез Габдулла Тукайны искә алуга багышланган чаралар дәвам итә. Чираттагы матур кичәне республика татар җәмәгатьчелек оешмалары берлектә оештырды.
Габдулла Тукайны хөрмәтләү кичәсенә уннан артык татар милли оешмасы вәкилләре һәм сәнгать осталары килгән иде. Хәтер чарасы җыр-моң, шигырьләр белән үрелеп барды. Кайберәүләр Г.Тукайның төрле елларда язлган үлемсез шигырьләрен сөйләп ишеттерсә, икенче берәүләр аның сүзләренә язылган җырларны башкарды. Кичәдә аеруча Рәис Әхмәтҗановның җырлавы күңелләргә хуш килде. Төрле дәрәҗә сәнгать бәйгеләрендә җиңеп чыккан Рәис әфәнде, “Әллүки”, “Тәфтиләү” кебек киң билгеле әсәрләрне югары сәнгати осталыкта башкарып, озак алкышларга лаек булды.
Габдулла Тукайны искә алу кичәсе, һәр елдагыча, милләттәшләрнең “Туган тел” җырын бергәләп башкаруы белән тәмамланды.
Г. Тукайга багышланган матур кичәләр бу атнада Уфадагы 65нче һәм 84нче санлы татар гимназияләрендә дә бик матур оештырылды. Балалар матур милли костюмнар киеп, татарча җырлар һәм биюләр башкарып, шигырьләр сөйләп, Г. Тукайның рухын шатландырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot