news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда тугыз кеше үлгән юл һәлакәте өчен йөк машинасы йөртүчесен гаеплиләр

Булган мәгълүматлар нигезендә, MAN йөк машинасын йөртүче идарәне югалткан, дип исәплиләр.

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”). Тикшерү, башлангыч мәгълүматлар нигезендә, Башкортстанда тугыз кеше үлгән юл һәлакәтендә фура йөртүчесен гаепле, дип исәпли. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакыттагы мәгълүматлар буенча, Уфага баручы MAN зур йөк машинасы йөртүчесе идарәне югалткан. 

"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, коточкыч юл-транспорт һәлакәте кичә көндез М5 трассасының 1546 нчы чакрымында Олы Теләк авылыннан ерак түгел урында булган. Mercedes Spring микроавтобусы һәм MAN йөк машинасы бәрелешкән. Бәрелешү гаять көчле булган һәм ике автомобиль дә юл кырыена очып төшкән.

Нәтиҗәдә, автобустаның сигез пассажиры һәм йөртүчесе һәлак булган. Тагын дүрт пассажир зыян күргән: икесе авыр җәрәхәтләр белән Ашин шәһәре, икесе Иглин районы хастаханәләренә озатылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100