Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда телләрне саклау һәм үстерүгә президент гранты биреләчәк
Грант Башкортстан дәүләт телләре һәм республикада яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтеләчәк.
(Казан, 31 июль, “Татар-информ”). Башкортстанда телләрне саклау һәм үстерүгә президент гранты биреләчәк. Грант республика дәүләт телләре һәм республикада яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтеләчәк. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.
Экспертлар төркеме Башкортстан башлыгы грантына бирелгән гаризаларны карый. Бәйгегә барлыгы 325 гариза кергән. Мәдәният өлкәсеннән - 79, мәгарифтән - 130, спорт һәм яшьләр сәясәте тармагыннан - 14, массакүләм матбугат чараларыннан - 64 һәм фән өлкәсеннән 38 гариза алынган.
- Республика башлыгы Рөстәм Хәмитов телләрне саклау юнәлешендәге проектларга ярдәм күрсәтү турында указ чыгарган. Аның йөкләмәсе буенча дәүләт ярдәме күрсәтү тәртибе эшләнгән.
Грантны алуда республика дәүләт телләре һәм республикада яшәүче халыкларның телләрен, шулай ук төбәктән читтә башкорт телен саклау һәм үстерүдә эшчәнлек алып баручы коммерцияле булмаган оешмалар, дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләр, мәдәният, мәгариф һәм фән, яшьләр сәясәте өлкәсендәгеләр, массакүләм матбугат чаралары катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз