news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда Татарстан көннәрендә мәдәни хезмәттәшлек турында яңа килешү имзаланачак

Ике республиканың мәдәни хезмәттәшлеге турындагы килешү 1998 елда мәдәният министрлары тарафыннан имзаланган иде.

Башкортстанда Татарстан көннәрендә мәдәни хезмәттәшлек турында яңа килешү имзаланачак
архив/Рамиль Гали, Владимир Васильев

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Вероника Ваганова). 17 һәм 18 апрельдә Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәрендә мәдәни хезмәттәшлек турында яңа килешүгә кул кую планлаштырыла. Элеккеге килешү 1998 елда ук төзелгән булган. Бу хакта Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сөйләде.

«Безнең гамәлдәге килешү бар, хәзер аны яңарттык, чөнки ул күптән имзаланган иде һәм яңасына кул кую планлаштырыла. Бу тыгыз хезмәттәшлек үсешенә яңа этәргеч бирер дип өметләнәбез, чөнки Мәдәният көннәре күптән узса да, безнең күпсанлы уртак чаралар бар», — дип ачыклык кертте Дамир Натфуллин.

Шулай ук закондагы үзгәрешләрдән соң килешүгә кертелгән юридик төзәтмәләр тыш, яшьләр проектлары белән бәйле яңа пунктлар да булдырылды, диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot