Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда татарларның 8 проценты туган тел итеп татар телен сайлаган
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин Башкортстан татарларының 8 проценты гына туган теле буларак татар телен сайлавы сагайтканын әйтте.
(Актаныш, 18 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Башкортстанда татарларның 8,6 проценты мәктәпләрдә укыту өчен туган тел итеп татар телен сайлаган. Бу санны Актанышта Башкортстан һәм Татарстан депутатлары катнашында узган киңәшмәдә докладында Башкортстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева әйтте.
Актанышта Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Башкортстан Дәүләт Җыены — Корылтаеның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитетының уртак күчмә утырышы узды.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин Башкортстан татарларының 8 проценты гына туган теле буларак татар телен сайлавы сагайтканын әйтте.
«2017-2018 елгы реформалар йогынты ясадымы?» — дип сорады.
«Бүген Башкортстанда туган телләр өйрәнелә, туган телдә укыту алып барыла, һәм Башкортстанда дәүләт теле буларак башкорт теле өйрәнелә. Башкортстанда 11 туган тел өйрәтелә. Татарстанда кебек үк, күпчелек туган тел буларак рус телен өйрәнә. Рус телен туган тел итеп укучылар 65 процент тәшкил итә. 13 проценттан артыгы туган тел буларак башкорт телен, 8,6 проценты татар телен туган тел буларак өйрәнә», — диде Әлфия Галиева.
Аның сүзләренчә, бу «Мәгариф турында» федераль законга үзгәрешләр кертеп, ата-аналар ризалыгы буенча гаризаларга нигезләнгән булуына да бәйле. БДИ тапшырасы булганга да рус телен сайлаучылар булуын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз