news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда татарча диктант язу акциясе өчен педагогика университеты җаваплы булачак

Милли Шура рәисе Башкорт педагогика университетының татар филологиясе кафедрасында булды.

Башкортстанда татарча диктант язу акциясе өчен педагогика университеты җаваплы булачак
Салават Камалетдинов

(Уфа, 25 февраль, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). 2019 елда узачак «Татарча диктант» акциясен Башкортстанда уздыру өчен җаваплы итеп М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетының татар филологиясе кафедрасын билгеләделәр. Бу тәкъдимне бүген Уфада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев университет җитәкчелеге белән очрашуда ясады.

Васил Шәйхразиев сүзләренчә, быел 19 октябрьгә билгеләнгән дөньякүләм «Татарча диктант»та 100 мең кешене катнаштыру максаты тора. «Татарстанда - 70 мең, Башкортстанда 30 мең кешегә диктант язарга шартлар тудыру, Россиянең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә дә 10-15 мең кешене җәлеп итү бурычын куйдык. 2020 елда 500 мең кешене катнаштырырга планнар бар», - диде Милли Шура рәисе.

Университетның татар филологиясе кафедрасында Казан федераль университеты базасындагы Каюм Насыйри институты үзәге эшли. Моңа кадәр дә әлеге үзәк «Татарча диктант» язучыларны үзенә җыя иде. Васил Шәйхразиев аларга быел акцияне тагын да колачлырак итеп оештырырга киңәш итте.

Университет ректоры Салават Сәгыйтов бу эшне җаваплы итеп башкарып чыгарга ярдәм итәчәгенә ышандырды. Милли Шура рәисе шулай ук киләсе 2020 елда университетның татар филологиясе кафедрасында «Җәлил укулары» II Халыкара бәйгесенең төбәк этабын уздырырга тәкъдим итте.

«Бәйге быел беренче тапкыр булды. Киләсе елда без 25 яшькәчә яшьләр арасында аны Җәлилгә һәм җәлилчеләргә багышлап, өч телдә – татар, рус, инглиз телләрендә үткәрәчәкбез. Татар филологиясе кафедрасы бәйгегә студентларны гына түгел, мәктәп укучыларын җәлеп итсә, бәйгедә катнашкан укучылар киләчәктә бирегә укырга килергә теләр», - диде ул.

Кафедра мөдире Илшат Насыйпов бу тәкъдимне хуплап кабул итте. «Бездә андый чаралар еш була. 22-23 февральдә педагогика осталыгы буенча унберенче тапкыр «Ана теле» бәйгесен үткәрдек, апрельдә сигезенче тапкыр «Тукай моңнары» бәйгесен уздырачакбыз, ул да «Тукай - төрле телләрдә» темасына багышлана», - дип сөйләде кафедра мөдире.

  • Бүген Башкорт дәүләт педагогика университетында татар теле һәм әдәбияты юнәлешендә, бакалавриат һәм магистратураны да исәпкә алып, 350 студент белем ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100