news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда татар җырчылары концерты

“Ретро-шоу” дип аталган бу матур программа Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлана

(Уфа, 29 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда татар җырчыларының чираттагы соклангыч тамашасы башланып китте. “Ретро-шоу” дип аталган бу матур программа Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлана. Аны Айсылу Заһретдинова җитәкләгән “Уфа-концерт” продюсер үзәге оештырды.
“Яшьлегемә кире кайтыр идем” дип исемләнгән концертта катнашу өчен Казаннан татар җыр сәнгате легендасы Әлфия Авзалова, Рафаэль Ильясов һәм Бәширә Насыйрова да килде.
Башкортстан ягыннан шушы үзенчәлекле тамашада талантлы татар җырчылары Фән Вәлиәхмәтов, Гүзәл Әхмәтова, Ришат Галиханов, Марат Шәйбәков, Айдар Фәтхетдинов катнаша. Алар да үзләренең репертуарындагы элекке хитларын һәм өр-яңа җырларын башкара.
Әлеге программаны сәнгать осталары беренче булып Салават шәһәрендә күрсәтте. Ә кичә аны Уфа тамашачылары Мотор эшләүчеләр мәдәният сараенда карый алды. Иртәгә дә аны башкаланың УЗЭМИК мәдәният сараенда күреп булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot