Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда татар язучысы Гайнан Әмирине искә алдылар
Башкортстанда татар язучысы Гайнан Әмирине искә алдылар
(Уфа, 28 август, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат иткән танылган татар язучысы Гайнан Әмиринең тууына 95 ел тулды. Шушы уңайдан Уфада һәм аның туган ягы Яңавыл районында якташ әдипне искә алу чаралары башланды.
Гайнан Әмиринең туганнары һәм аның шәкертләре булган язучылар 25 август көнне Уфада Гайнан Әмиринең каберенә һәм ул яшәгән йорттагы истәлек тактасы алдына чәчкәләр салды. Ә Яңавыл районының Яңа Уртавыл авылы китапханәсендә якташ әдипнең истәлегенә күргәзмә әзерләнде.
Әдәби иҗат эшчәнлеген журналистикадан башлаган Гайнан Әмири Башкортстанның Яңавыл районындагы Яңа Уртавыл исемле татар авылында туып үсә. Башлангыч белемне үзенең туган авылында ала ул. 1927-1930 елларда Бөре педагогия техникумында укый. 1930 елда Уфага килеп “Коммуна” газетасында (бүгенге “Кызыл таң”) эшли башлый. Аннан армия хезмәтендә булып кайткач, Башкортстан дәүләт педагогия институтында белем ала. 1938 елдан 1942 елга кадәр Башкортстан Тел һәм әдәбият гыйльми-тикшеренү институтында гыйльми хезмәткәр була. 1942 елда фронтка киткән Гайнан Әмири дәһшәтле сугыш юлларын үтеп, күп орден-медальләр белән бүләкләнеп, туган якка әйләнеп кайта.
Сугыштан соң Гайнан Әмири Башкортстан Язучылар берлегендә рәис урынбасары, Башкортстан Өлкә комитетында әдәбият һәм сәнгать секторы мөдире вазыйфаларын башкара. 1952-1955 елларда янә дә Тарих, тел һәм әдәбият институтында хезмәт итә. Аннан соң берничә ел “Әдәби Башкортстан” (хәзерге “Агыйдел”) журналының баш мөхәррир урынбасары вазыйфаларын башкара.
Башка күп кенә татар әдипләре кебек үк, Гайнан Әмири дә башкорт әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертте. Аның беренче китабы 1933 елда ук нәшер ителә. “Яңа уйлар” исемле ул китапта яшь иҗатчының очерклары, пьесалары һәм инсценировкалары урын ала. Аннан соң талантлы әдипнең егермегә якын шигъри җыентыгы, проза китаплары, төрле телләрдән тәрҗемәләре дөнья күрә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз