news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстанда татар укытучылары киңәш корды
Әлеге сөйләшүдә дә татар мәгарифен үстерү мәсьәләләре һәм уртак проблемалар тикшерелде
Скопировать ссылку
(Уфа, 16 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Калтасы районындагы татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзләренең чираттагы киңәшмәсен үткәрде.
Әлеге сөйләшүдә дә татар мәгарифен үстерү мәсьәләләре һәм уртак проблемалар тикшерелде.
Киңәшмәдә район татарлары мәдәни оешмасы вәкилләре, район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге җитәкчесе һәм район газетасы хәбәрчеләре дә катнашты. Сөйләшү барышында татар телендәге матбугат басмаларын алдыру, милләт балаларында туган телгә һәм данлы тарихыбызга сөю тәрбияләү юллары хакында фикер алышынды.
Район үзәк китапханәсендә үткән очрашуда татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзләрен борчыган мәсьәләләр хакында ачыктан-ачык үз фикерләрен әйтте. Калтасы районы күпмилләтле район. Анда, башка районнардан аермалы буларак, татар авыллары бик үк күп түгел. Бүгенге көндә районның сигез мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытыла. Укытучылар үзләренең эш тәҗрибәсе белән дә уртаклашты, киләчәккә уй-ниятләрен дә уртага салып сөйләште бу киңәшмәдә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot