news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда татар теле укытучылары киңәшмәсе үтте

Бәйрәмгә райондагы татар теле һәм әдәбияты укытучылары бик ихлас җыелды

(Уфа, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның зур күпчелек халкын татарлар тәшкил иткән Чакмагыш районында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының киңәшмәсе һәм “Туган тел бәйрәме” үтте.
Әлеге бәйрәмне оештыру урыны итеп татар теле һәм әдәбияты укыту иң яхшы булган мәктәпләрнең берсе – Имәнлекул авылы урта мәктәбен сайладылар. Бәйрәмгә райондагы татар теле һәм әдәбияты укытучылары бик ихлас җыелды. Чакырылган кунакларны мәктәпнең укытучылар коллективы ипи-тоз белән каршы алды. Бәйрәмнең беренче өлешендә 2, 3, 7 һәм 10нчы сыйныфларда укытучы мөгаллимнәр татар теле буенча ачык дәресләр үткәрде.
Дәресләрдән соң укытучылар һәм сыйныф җитәкчеләре кунакларны тәрбия сәгатьләренә чакырды. Анда мөгаллимнәр туган телгә, туган якка, якташ язучы һәм шагыйрьләргә, гомумән, Имәнлекулда туып-үскән башка күренекле шәхесләргә багышланган тирән эчтәлекле дәресләр күрсәтте.
Имәнлекул авылы татар халкына талантлы шәхесләрен биреп тора. Монда танылган композитор Тәлгать Шәрипов, моңлы җырчылар Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Илһам Вәлиев, Фәүдәт Гыйләҗев, шулай ук Уфа “Нур” татар театры актрисасы Айгөл Габдуллина туган.
Авылның талантлы шәхесләре хакында район мәгариф бүлеге башлыгы Ринат Галиев горурланып сөйләде. Ул шулай ук “Туган тел бәйрәме” барышында районның татар теле һәм әдәбияты кабинетлары бәйгесендә җиңүчеләргә мактау кәгазьләрен тапшырды.
Әлеге семинар һәм бәйрәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен тәҗрибә уртаклашу форсатын бирүе белән дә файдалы булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100