news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда татар шагыйрен искә алалар

Хәтер чаралары Бәдрүш Мокамайның тууына 100 ел тулуга багышлана

(Уфа, 6 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Дүртөйле районында танылган татар шагыйре Бәдретдин Мөхәммәтҗан улы Мөхәммәтҗановны (Бәдрүш Мокамайны) искә алалар.
Хәтер чаралары Бәдрүш Мокамайның тууына 100 ел тулуга багышлана. Талантлы шагыйрь һәм журналистны искә алу чаралары Дүртөйле районы мәктәпләрендә һәм китапханәләрендә оештырыла. Китап укучылар конференцияләре үткәрү, иншалар язу, Б. Мокамайның иҗатына һәм тормыш юлына багышланган күргәзмә почмаклар әзерләү – менә шул чараларның кайберләре.
Бәдрүш Мокамай Дүртөйле районының Каеш авылында туып үсә. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Уфага барып педагогия техникумына укырга керә. Аны уңышлы бетергәч бер елдан артык Уфадагы “Яшь коммунар” газетасында эшли. Ә 1933 елда Дүртөйлегә кайтып, андагы “Ярыш” район газетасында хезмәт итә. Шул чакта хәрби хезмәттә дә була һәм аннан кайтуга тагын газетада иҗат эшен дәвам итә. 1939 елда Башкортстан Язучылар берлегенә алына яшь талант иясе.
Б. Мокамайның беренче шигъри әсәрләре 1929-1931 елларда “Яңа авыл”, “Яшь юксыл”, “Әдәби удар” исемле газеталарда дөнья күрә.
Икенче дөнья сугышы башлангач та, Б. Мокамай фронтка китә. Сугыш яланнарында да әдәби иҗаттан туктамый ул. Шигырьләр белән бергә повесть һәм пьесалар да яза. 1943 елда шагыйрьнең “Урал егете” исемле китабы басылып чыга.
Фронт юлларын үтеп әллә күпме алышларда катнаша, ике тапкыр каты яралана Б. Мокамай. 1944 елда, Латвияне азат итү өчен барган сугышта, һәлак була талантлы милләттәшебез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100