news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда татар һәм башкорт телләренә өйрәтә торган гаджетлар уйлап чыгарганнар

Яңа уенчыклар авторлары фикеренчә, гаджетлар балаларга күңел ачарга гына түгел, ә укуда да зур ярдәм итәчәк.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Башкортстанда татар һәм башкорт телләрендә сөйләшә торган кечкенә планшетлар һәм смартфоннар эшләнде. Гаджетлар җитештерү «Максат» яшьләр оешмасы белән берлектә дәүләт телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты кысаларында мөмкин булды.Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа уенчыклар авторлары фикеренчә, гаджетлар балаларга күңел ачарга гына түгел, ә укуда да зур ярдәм итәчәк. Билгеле булганча, балалар телне уен формасында җиңел һәм тиз өйрәнә. Яңа гаджетлар белән сабыйлар дөрес әйтелешне дә, интонацияне дә рәхәтләнеп үзләштерәчәк. Өстәвенә, уенчыклар татар һәм башкорт телләрендә чәчәкләр исемен, хәрефләр һәм саннарны белергә, гади арифметикага өйрәнергә, хайваннар дөньясы белән танышырга, шигырьләр тыңларга һәм башка бик күп нәрсәләрне үзләштерергә мөмкинлек бирә.

Уникаль интерактив уенчыклар Башкортстанда Сибай шәһәренең кайбер балалар бакчаларына кайтарылды. Алга таба аларны төбәкнең бөтен балалар бакчаларына кайтару планда каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot