news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда «Татар кызчыгы» бәйгесе «Туган тел» җыры белән тәмамланган

Биш яшьтән алып җиде яшькә чаклы булган бәйгечеләр җыр-биюдә, шигырь сөйләүдә, кул эшләрендә көчләрен сынаган.

Башкортстанда «Татар кызчыгы» бәйгесе «Туган тел» җыры белән тәмамланган
tatar-congress.org

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Башкортстанның Кушнаренко районында урнашкан Илек авылында нәни татар кызлары арасында «Татар кызчыгы-2020» исемле бәйге үтте. Барлык балаларга да «Ак калфак» хатын-кызлары ижтимагый оешмасының Башкортстан бүлекчәсе идарә рәисе Люция Вафина бүләкләр тапшырды. Чара «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Район күләмендәге бу ярыш икенче тапкыр уздырыла. Биш яшьтән алып җиде яшькә чаклы булган бәйгечеләр җыр-биюдә, шигырь сөйләүдә, кул эшләрендә, әниләре белән берлектә, татар халык ашларын пешерүдә үзләрен сынап карады. Конкурсантлар күз явын алырлык матур күлмәкләр киеп чыгыш ясадылар, дип яза Рузил Имамов.

«Бу матур конкурс үзебезнең гореф-гадәтләребезне сакларга, бигрәк тә кечкенә яшьтән үк татар телебезне камил белергә зур этәргеч булыр, үзләренең туган илен, туган телен яратып үсәрләр дигән өметтә үткәрелде», — ди бәйгене оештыручыларның берсе Гүзәлия Садыйкова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100