news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда татар генералын искә алдылар

Башкортстанда туып үскән атаклы татар генералы Миңнегали Шәйморатовның тууына 110 ел тулды

(Уфа, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда туып үскән атаклы татар генералы Миңнегали Шәйморатовның тууына 110 ел тулды.
Шушы уңайдан каһарман милләттәшебезне искә алу чаралары аның туган авылында үтте. Анда Уфадан һәм башка төбәкләрдән килгән кунаклар да катнашты.
Генерал Миңнегали Шәйморатов татар халкының асыл улы. Узган гасырның утызынчы елларында ул Кытайда һәм Төркиядә хәрби атташе булып эшли. Кытай, төрек телләрен бик яхшы белә.
Икенче дөнья сугышы вакытында М. Шәйморатов иң кайнар нокталарда алышларда катнаша. 112нче кавалерия дивизиясенә җитәкчелек итеп, җиңү артыннан җиңү яулый аның сугышчылары. Шушы дивизиядә хезмәт иткән 78 офицер һәм солдатлар Советлар Союзы Каһарманы исеменә лаек була.
Әйе, Кырмыскалы районындагы Шђйморат авылы - књренекле генерал Шђйморатовныћ туган авылы. Данлы генералның 110 еллыгы уңаеннан юбилей чараларына да җентекле әзерләнделәр биредә. Соћгы елларда бу тљбђктђ яшђњчелђр њз авылларын матурлауга џђм тљзеклђндерњгђ књп кљч салды. Узган гасырныћ утызынчы еллары уртасына хђтле бу авылда бер генђ тњгел, ђ берьюлы 3 мђчет эшлђп килгђн булган. Шућа књрђ дђ шђйморатлылар мђчет тљзњ максатын да њз алдына куйды. Ђлбђттђ, бу эшне авыл халкы кљче белђн генђ аткарып чыгуы кыен булыр иде. Ђмма, бђхеткђ иманлы џђм игелекле кешелђр бар бит ул. Ђнисе шушы авылда туып њскђн танылган татар эшкуары Нил Галимќан улы Хђмитов яћа мђчет тљзњнећ књпчелек чыгымнарын њз љстенђ алды џђм тљзњчелђрне бу эшкђ оештырды.
Ап-ак кирпечтђн бер ел эчендђ књтђрелеп чыккан Ходай йортына авылдашлар, юмарт эшкуарга рђхмђт йљзеннђн, аныћ ђтисе белђн әнисе исемен бирделәр.
М. Шәйморатовка багышланган чаралар да мәчеттә аның рухына дога кылудан башланды. Аннан соң авылда зур тамаша булды. Анда Уфадан барган сәнгать осталары да, авыл талантлары да катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100