news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда татар бүлекләре бетүгә бара

Стәрлетамак педагогия академиясендә дә киләчәктә татар бүлегенә талиплар кабул итү тәмам тукталырга мөмкин

(Уфа, 25 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Бөре социаль-педагогия академиясендә быел укырга татар талипларын кабул итү булмаячак һәм андагы татар кафедрасы ябылачак. Бу хакта кафедра җитәкчеләре хәбәр итте. Моңа кадәр кабул ителеп белем алучыларга гына укып бетү мөмкинлеге биреләчәк.
Бөре педагогия академиясендә (элек ул педагогия институты дип йөртелә иде) әүвәлге елларда татар бүлегенең көндезге төркеменә 25әр егет һәм кыз кабул ителә иде. Аннан соң ул киметелә килде һәм менә быел биредә татар балаларына ишекләр тулысынча ябылды.
Стәрлетамак педагогия академиясендә дә киләчәктә татар бүлегенә талиплар кабул итү тәмам тукталырга мөмкин. Бу хакта андагы кафедра мөдире Илшат Насипов әйтә. Ә бит биредә дә элекке елларда укырга 25әр талип кабул ителә иде. Аннан бу сан 17гә калды. Ә быел исә биредә көндезге төркемгә нибары 10 кеше генә, читтән торып укуга 6 талип кына кабул ителәчәк.
Башкортстан дәүләт университетында да, Башкортстан дәүләт педагогия университетындагы татар бүлегендә дә быел талиплар кабул итү күпкә кыскарды.

news_right_1
news_right_2
news_bot