news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда тантаналы шартларда татар батыры Гази Заһитовның музее ачылды

Башкортстанда тантаналы шартларда татар батыры Гази Заһитовның музее ачылды

(Уфа, 22 май, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Мишкә районындагы Яңагош авылында татар халкының батыр улы, Берлиндагы Рейхстаг түбәсенә беренче булып Җиңү байрагын беркеткән Гази Казыйхан улы Заһитовның музеен ачу зур бәйрәм сыйфатында үтте. Милли батырыбызның туган авылында аның якташлары, күп кунаклар катнашлыгында үтте бу матур чара.

Гази Заһитов исемендәге тарих һәм туган якны өйрәнү йорт-музеен ачу тантанасында беренче сүзне Мишкә районы хакимияте башлыгы Виталий Андреев алды. Атаклы якташларының бар республиканы данлавы хакында искә төшереп, аның белән горурлануларын әйтте ул һәм аның истәлеген мәңгеләштерү юнәлешендә алып барылучы эшләр хакында сөйләде. “Яңагош авылында һәм район үзәге Мишкәдә Гази Заһитов исемен йөртүче урамнар бар. Район үзәгендә Гази Заһитовның барельеф-портреты да куелды. Әле менә Яңагошта ачылган йорт-музей да шушы игелекле эшләрнең чираттагысы”, - диде ул.

Бәйрәм барышында йорт-музей алдындагы бакчада Гази Заһитовның бюстын ачу тантанасы да үтте. Анда Гази Заһитовның хатыны Камилә ханым һәм улы Газзәли белән кызы Наҗия дә катнашты.

Соңрак мәдәни чаралар авыл мәдәният йортында дәвам итте. Анда данлыклы якташлары хакында чыгышлар белән бергә матур концерт та күрсәтелде.

Гази Заһитов 1921 елның 18 августында Башкортстанның Мишкә районының Яңагош исемле татар авылында туа. Туган авылында башлангыч белемне алгач, күршедәге Өрьяды җидееллык мәктәбендә укый. Ә 1938 елда Бөре шәһәрендәге медицина техникумына укырга керә.

1940 елның августыннан Г. Заһитов хәрби хезмәттә. Таллинн шәһәрендәге кече командирлар мәктәбен тәмамлый ул. Ә Бөек Ватан сугышының беренче көненнән үк фронтның алгы сызыгында татар егете. Гази Казыйхан улы 1945 елның апрель азагында Берлинны алучыларның беренче сафларында була. Авыр яралануына карамастан, 30 апрель көнне үзенең 4 сугышчан дусты белән бергә Рейхстаг түбәсенә Кызыл байракны беренче булып беркетә ул. Күрсәткән батырлыклары өчен Гази Заһитов Советлар Союзы Герое исеменә лаек дип таныла. Әмма, төрле сәбәпләр аркасында, каһарман татар егетенә Алтын йолдызны күкрәгенә тагарга насыйп булмый.

1946 елның 1 июлендә туган авылына әйләнеп кайткач, Гази Заһитов биредә авыл советы башкарма комитеты рәисе, аннары Кәмәй машина-трактор станциясе механигы булып эшли. 1953 елның 23 августында, сәер шартларда автомобиль һәлакәтенә эләгеп, гомере вакытсыз өзелә батыр солдатның.

Якташлары Гази Заһитовны һич онытмый һәм, аның истәлеген мәңгеләштерү өчен, кулдан килгәннең барсын да эшләргә тырыша.

news_right_1
news_right_2
news_bot