news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстанда тагын бер мәчет ачылды
Яңа мәчет район хакимияте башлыгы Юнир Солтанов башлангычы белән төзелде
Скопировать ссылку
(Уфа, 24 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Мәчетле районы үзәге Олы Устьикинда истәлекле вакыйга булды. Биредә күптән көтелгән мәһабәт мәчет үз ишекләрен ачты.
Яңа мәчет район хакимияте башлыгы Юнир Солтанов башлангычы белән төзелде. Шушы игелекле эшкә үз өлешләрен районның авыл күмәк хуҗалыклары, төрле ширкәтләр һәм оешмалар, шулай ук хосусый эшкуарлар һәм аерым кешеләр кертте.
Мәчетне ачу тантанасы бик матур үтте. Район хакимияте башлыгы мәчетне төзүгә зур өлешләрен керткән кешеләргә рәхмәтләрен әйтте һәм Аллаһ йортына киләчәктә дә кирәкле ярдәмне күрсәтеп торчакларын ышандырды.
Әлеге тарихи вакыйгада Башкортстан мөселманнары диния нәзараты рәисе, мөфти Нурмөхәмәт Нигъмәтуллин да катнашты һәм чыгыш ясады. Республиканың төрле районнарыннан, шулай ук Свердловски белән Чиләбе өлкәләреннән дә имамнар килгән иде бәйрәм шатлыгын уртаклашырга.
Яңа мәчетнең имамы итеп махсус белемле Әнис хәзрәт Казыйханов тәгаенләнде. Үз чыгышында яңа мәчетнең ишекләре ябык булмас һәм бирегә килүчеләр бермә-бер артыр, мөэмин мөселманнар иманга тартылыр дип өметләнүен әйтте ул.
Хәзерге көндә Мәчетле районында 18 мәчет булды. Тагын да өч авылда яңа мәчетләр төзелеше дәвыам итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot