news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда түбәдән төшкән кар яшүсмернең үлеменә сәбәпче булган

Вакыйга шушы ялларда Башкорстанның Уфа районы Дубки бистәсендә килеп чыккан.

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”). Фаҗига Башкорстанның Уфа районы Дубки бистәсендә булган: 13 яшьлек баланы түбәдән төшкән кар басып үтергән. Шушы ялларда килеп чыккан бәхетсезлек турында  "Российская газета" хәбәр итә.

“Бу көнне берничә бала суэтем каланчасы янында тау шуган. Балаларның берсе каланча дивары янына килеп, аңа аягы белән типкәли башлаган. Шушы вакытта бала өстенә бозланган кар ишелеп төшкән. Бала алган җәрәхәтләрдән шунда ук вафат булган”, – дип хәбәр итә Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе.

Хезмәт күрсәтү куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәү сәбәпле, аның кеше үлеменә китерүе факты буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр суэтем каланчасының эшчәнлеге өчен җаваплы затларны ачыклау белән шөгыльләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100