news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда студентларга социаль стипендия түли башлаганнар

Башкортстанда дәүләт социаль стипендиясенә аз керемле гаиләдәге, шул исәптән, аз керемле тулы гаиләдәге барлык студентлар да өмет итә ала.

Башкортстанда студентларга социаль стипендия түли башлаганнар
Ильнар Тухбатов

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). Башкортстан республикасы хөкүмәте Президиумының чираттагы утырышында бюджет нигезендә көндезге бүлектә укучы студентларга стипендия һәм (яки) дәүләт социаль стипендиясе билгеләү тәртибе расланган. Бу хакта  "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

“Узган елның 1 гыйнвареннан “Россия Федерациясендә белем бирү турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертелде һәм аның нигезендә республика законында дәүләт социаль стипендиясе алучылар исемлеге аз керемле гаиләләрдәге студентларны кертү хисабына киңәйтелде, - дип аңлаткан Башкортстан мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова. - Хәзер дәүләт социаль стипендиясенә аз керемле гаиләләрдәге, шул исәптән аз керемле тулы гаиләләрдәге барлык студентлар да өмет итә ала. Шул ук вакытта студент академик ялда булганда (армиядә хезмәттә, бала ялында булганда һ.б.) социаль стипендия түләү ткутатыла”.

Әлеге закон проекты кабул ителгәнгә кадәр, аз керемле тулы гаиләдәге 16 меңләп студент бу стипендияне ала алмаган.

2017 елда дәүләт социаль стипендиясенең уртача күләме һөнәри белем алучыларга аена 930 сум, югары уку йортында укучыларга 1500 сум тирәсе булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100