news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда скинхедлар эше мәхкәмәгә тапшырылды

Уфада быел август аенда өч урыс милләтчесе кара тәнле егетне кыйнаган иде

(Уфа, 21 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфа шәһәре Орджоникидзе районы мәхкәмәсе өч яшь-җилкенчәккә карата эшне башлый. Җинаятьче егетләр кара тәнле талипны кыйнауда гаепләнә.
Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте белдергәнчә, скинхедлар эше мәхкәмәгә тапшырылган. Мәхкәмәнең беренче утырышы бу атнада ук булырга мөмкин.
Уфада быел август аенда өч урыс милләтчесе кара тәнле егетне кыйнаган иде. Чәчләре төптән үк кыркып алынган, биек үкчәле башмаклар һәм күн бишмәтләр кигән 18, 17 һәм 15 яшьлек җилкуарлар Уфа дәүләт нефть-техник университетында укучы Чад Республикасы ватандашына Уфаның Победа урамында бәйләнә башлый. Скинхедларның берсе кара тәнле талипның аркасына йодрыгы белән суга, икенчесе аягы белән аның эченә тибә. Талип егет җиргә егылгач та, шушы өчәү аны берничә минут дәвамында аяклары белән типкәли.
Шул ук вакытта биредә әллә күпме кеше йөреп торса да, бер генә үтеп баручы да, кыйнаучы егетләрне тыярга да уйлап карамый.
Чад ватандашы бар көчен җыеп, үзенә һөҗүм итүчеләргә каршылык күрсәтә һәм исән кала.
Тикшерү барышында талипка һөҗүм итүчеләр үзләренең “White Pover” дип аталган милләтчел төркем әгъзалары булуын таный. Аларның фатирларыннан шушы хәрәкәтнең билгеләре, киемнәргә тегелә торган тасмалары да алына. Алар кара тәнле талипны кыйнаулары белән горурланып, дусларына да сөйли, мактануларын интернетка да урнаштыра. Хәзер өч скинхедка карата, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 116нчы маддәсенә ярашлы, гаепләү белдерелде. Бу җинаять өчен 2 ел төрмә җәзасы яный.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100