Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда "Сириус" дәрәҗәсендәге белем бирү үзәкләре ачылырга мөмкин
Республикада шундый үзәкләр булдыру сәләтле яшьләрнең башка төбәкләргә күпләп китүен киметер иде, ди Башкортстан Президенты.
(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Башкортстанда сәләтле балалар белән эшли торган, Россиянең "Сириус" үзәге төрендәге оешмалар ачылырга мөмкин. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов үткәргән киңәшмәдә әлеге мәсьәлә хакында фикер алыштылар. Бу хакта «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Мәктәп укучыларын федераль белем бирү үзәгендә әзерләү аларга илнең зур югары уку йортларына юл ача. Республикада шундый үзәкләр булдыру сәләтле яшьләрнең башка төбәкләргә күпләп китүен киметер иде, ди Башкортстан Президенты.
Рөстәм Хәмитов мондый үзәкләрнең берсен Кырымдагы республикага тапшырылган балалар шифаханәсе базасында ачу мөмкинлеген өйрәнергә тәкъдим итте. Шул ук вакытта Башкортстан башлыгы билгеләп үткәнчә, республика үзәге талантлы балаларга гына түгел, ә бөтен мәгариф системасына йөз тотарга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз