news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда шагыйрь Рәми Гариповның туган көненә флешмоб игълан иткәннәр

Конкурста теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен Рәми Гариповның теләсә кайсы шигыре белән видеоролик төшерергә кирәк.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасының халык шагыйре Рәми Гариповның 90 еллыгына багышлап, флешмоб игълан иткәннәр.

Флешмобны Башкортстан Республикасының халык шагыйре Рәми Гариповның тууына 90 ел тулуны (1932-1977) уздыруга әзерлек буенча оештыру комитеты уздыра. Бу хакта «Башинформ» яза.

Чара 2022 елның 12 гыйнварыннан 12 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурста теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен Рәми Гариповның теләсә кайсы шигыре белән видеоролик төшерергә кирәк.

Материаллар komanda.21.00@mail.ru электрон адресына «Рами Гарипов-90» тамгасы белән һәм катнашучының гаризасы белән бергә җибәрелә. Конкурсның нигезләмәсе «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Дом-музей Рами Гарипова» төркемендә урнаштырылган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot