news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда шагыйрь Гали Чокрыйның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итәләр

Югары Тәтешле авылының яңа микрорайонында урамнарның берсенә мәгърифәтче исеме бирелгән, мемориаль такта ачылган.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров суфый шагыйрь һәм ХІХ гасыр мәгърифәтчесе Гали Чокрыйның (Мөхәммәтгали Габделсалих улы Киеков) 200 еллыгын бәйрәм итү турындагы указга кул куйган.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.

Искәртеп узыйк, юбилей чаралары Тәтешле районында 2021 елның 8 гыйнварында башланып китте. Югары Тәтешле авылының яңа микрорайонындагы урамнарның берсенә мәгърифәтче исеме бирелде. Бу урамда мемориаль такта ачылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot