news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда «Шәйхулла» мөселман оешмасы чаңгы ярышы уздырган

Оештыручылар «мөселман чаңгы юлы» дин, мәдәният һәм спортны берләштерүгә ярдәм итә, яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарта дип саный.

(Казан, 27 февраль , «Татар-информ»). Ватанны саклаучылар көнендә Сарт-Лобово авылында Башкортстан Диния нәзарәтенең Үзәк диния нәзарәте ярдәме белән «Шәйхулла» мөселман дини оешмасы традицион чаңгы ярышлары уздырган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Спорт бәйрәмен авыл мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Нуриев ачып җибәрде. Ул чаңгы ярышында катнашучыларны котлады, әлеге чараның традициягә әверелүен һәм инде бишенче ел үткәрелүен әйтте.

Ватанны саклаучылар көне белән спорт бәйрәме кунакларын район хакимияте башлыгы Николай Самойленко котлады. Ул «мөселман чаңгы юлы» дин, мәдәният һәм спортны берләштерүгә ярдәм итә, яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итә, диде.

Теләге булган кешеләрне ярышларга кадәр намазга чакырдылар. Намаздан соң төрле ярышлар башланды. Балалар һәм өлкәннәр өчен бүленгән ике чаңгы трассасында беренче урын өчен көрәш барды. Катнашучылар шахмат һәм шашка уенында көч сынашты. Ир-атлар автомат сүтеп-җыюда, шулай ук аркан тартышуда бик теләп катнашты. Балалар өчен аерым мәйданчык әзерләнгән иде.

Ярыш тәмамланганнан соң катнашучылар һәм кунакларны карабодайдан солдат боткасы һәм төрле тәм-томнар белән сыйладылар.

Чара ахырында активистларга ярышларны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткән өчен рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә спорт ярышларында җиңүчеләр һәм призерларны «Шәйхулла» мәчетеннән медальләр һәм грамоталар белән бүләкләделәр, катнашучылар истәлекле бүләкләр алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100