news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда шәҗәрә бәйгесе игълан иттеләр

Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны 2020 елның 20 августына кадәр җибәрергә кирәк.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Сентябрьдә Башкортстанның Аскын районында «Шәҗәрә бәйрәме» була. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Бәйрәм программасында «Төньяк-көнбатыш башкортлар» фәнни-практик конференциясе, шәҗәрә, халык һөнәрләре күргәзмәсе, «Шәҗәрә» балалар рәсем бәйгесе, «Ғәиләм минең ҡәлғәм» Республика бәйгесе гала-концерты булачак. җиңүчеләрне бүләкләячәкләр.

Халык бәйрәме кысаларында шулай ук Шәҗәрә төзүчеләрнең республика бәйгесе дә узачак. Ачык бәйгедә мәктәп, махсус урта һәм югары белем бирү йортларында укучылар, аспирантлар, укытучылар, һәвәскәрләр һәм пенсионерлар катнаша ала. Бәйгедә катнашу өчен яшь һәм һөнәри чикләүләр юк.

Шәҗәрә төзүчеләрнең республика ачык бәйгесендә катнашу өчен гаризаларны «Шәҗәрә бәйрәме 2020» тамгасы белән 2020 елның 20 августына кадәр оештыру комитетының gukrcnt@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot