news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Шәехзадә Бабичның тагын бер музее ачыла

Быел шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Шәехзадә Бабичның тууына 125 ел була.

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Быел күренекле шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Шәехзадә Бабичның тууына 125 ел була. Бу уңайдан Башкортстанның Мишкә районының Кигазытамак авылында Шәехзадә Бабич музее ачыла. Бу хакта «Башинформ» Башкортстан корылтаеның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Бу авылда 2005 елда ук шагыйрьгә багышланган мәктәп музее ачылган. Быелдан музей аерым бинада эшли башлаячак.

Сакланып калган шәҗәрә буенча Кигазытамакта яшәүчеләрнең күбесе — Бабич нәселеннән. Биредә Шәехзадә Бабичның әтисе Мөхәммәтзакир туган һәм җирләнгән.

Яңа музей ачылу тантаналы чараларның берсе булачак. Аны «Исәнмесез, авылдашлар!» бәйрәме дәвам итәчәк. Аннан соң авылда хезмәт кешесе батырлыгына һәм фидакарьлегенә багышланган һәйкәл ачыла.

Авылда Бабичлар гаиләсе вәкилләрен, мәдәният эшлеклеләрен һәм башка дәрәҗәле кунаклар килүен көтәләр, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100