news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Шәехзадә Бабичны искә алалар

Башкортстанның Мишкә районында Шәехзадә Бабич көннәре башланды. Бу чаралар Ш. Бабичның тууына 115 ел тулуга багышлана

(Уфа, 29 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Мишкә районында Шәехзадә Бабич көннәре башланды. Бу чаралар Ш. Бабичның тууына 115 ел тулуга багышлана.
Иң беренче чара район мәктәпләре укучылары һәм укытучылары катнашлыгында үтте. Анда районның барлык мәктәпләреннән 100дән артык бала килде. Чара кысаларында укучыларның әдәби-музыкаль кичәсе оештырылды. Шулай ук укучылар арасында Шәехзадә Бабич шигырьләрен сәнгатьле итеп укуга бәйге үткәрелде. Кайбер балалар үзләре язган шигырьләрне дә укып ишеттерде.
Шәехзадә Бабич көннәре кысаларында районда башка төрле чаралар да оештырыла. Китапханәләрдә Ш. Бабичның тормышын һәм иҗат юлын чагылдырган күргәзмә почмаклар эшләнде. Аларда нәфис әдәбият укучылар конференцияләре да үтә. Мәктәпләрдә укучыларның иншалар язуы да оештырыла.
Мђгълњм булуынча, Шђехзадђ Бабич 1919 елда, эш сђфђре барышында, Башкортстанныћ Зилаер районында кызыл гаскђрлђр тарафыннан кулга алына џђм Ђхмђтзђки Вђлиди белђн хезмђттђшлек итњдђ гаеплђнеп, ике иптђше белђн бергђ ќђзалап њтерелђ. Аларны шунда яшђњчелђр ќирли, ђмма књпмедер вакыттан аларныћ каберлђре кайда икђнлеген белњче дђ булмый. Бары тик 1990 елларда гына Зилаер районы хакимияте бу урынны ачыклап, 1995 елда анда џђйкђл куя.
Берничә ел элек, биредђ џђйкђлне тљзеклђндерњ эшлђре барышында, мђрхњмнђрнећ сљяклђре табыла. Башкортстан антропологлары ике кеше сљяклђренећ кљньяк башкортларыныкы, ђ берсенећ тљньяк-кљнбатыш кешесе сљяклђре булуын ачыклый. Тагын да тљгђлрђк мђгълњмат булсын љчен, Ш. Бабичныкы булырга тиешле баш сљяге Мђскђњгђ, Россия Фђннђр академиясенећ Миклухо-Маклай исемендђге Антропология џђм этнология институтына ќибђрелђ. Анда да бу сљякнећ 23-25 яшьлђрдђге тљньяк-көнбатыш Башкортстан кешесе икђнлеген раслыйлар. Мђгълњм ки, Бабич 24 яшендђ џђлак була. Шулай ук аныћ татар икђнлеге дђ раслана, чљнки Башкортстанныћ тљньяк-кљнбатыш районнарында татарлар яши.
Ш. Бабич Дњртљйле районыныћ Ђсђн татар авылында туып њссә дә, Мишкә районы халкы да аны якташы дип исәпли, чөнки биредә дә Бабичның ата-бабалары тамырлары бар. Алар анда яшәп тә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100