Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда Шәехзадә Бабичка багышланган нәфис фильм тәкъдим ителәчәк
Премьера 19 апрель көнне Уфаның "Родина" кинотеатрында үтәчәк.
(Казан, 10 март, "Татар-информ"). Башкортстанда тарихи сюжетлы "Бабич" нәфис фильмы прокатка әзерләнә. Премьера 19 апрель көнне Уфаның "Родина" кинотеатрында үтәчәк, дип хәбәр итә Башинформ мәгълүмат агентлыгы.
Бу көннәрдә "Живая Лента" кинокомпаниясе фильм төшерү эшен төгәлли, диелә хәбәрдә. Фильм Башкортстан Мәдәният министрылыгы ярдәме белән Башкортстан Республикасы башлыгы гранты һәм спонсорлар акчасына төшерелә.
Фильмда төп рольне Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры артисты Илгиз Таһиров башкара. Режиссеры - Башкорстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Булат Йосыпов. Сценарийны Таңчулпан Бабичева белән Гөлчәчәк Сәләмәтова язган. Фильмга музыканы республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Ришат Сәгыйтов иҗат иткән. Барлыгы фильмда 80 артист катнаша. Уфа, Троицк, Оренбург, Чиләбе һәм башка шәһәрләрнең Бабич яшәгән замандагы кыяфәтен сурәтләгән 50 декорация, 200ләп компьютер графикасы эшләнгән, диелә хәбәрдә.
Шәехзадә Бабич (1895-1919) - шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, 1919 елда Башкорт автономия республикасын оештыруда катнашкан шәхес.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз