news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстанда Ш.Бабич бүләгенә бәйгегә татар иҗатчысы да тәкъдим ителде
Башкортстанда яшьләрнең Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итүчеләр исемлеге бәян ителде
Скопировать ссылку
(Уфа, 16 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшьләрнең Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итүчеләр исемлеге бәян ителде. Әлеге бүләккә яшьләр 2009 елдагы уңышлары өчен көч сынаша ала.
Быел бу бүләккә дәгъва итүчеләр исемлегенә 7 кеше сайлап алынган. Алар арасында бер татар талант иясе дә бар. Ул – яшь шагыйрь һәм журналист Илдус Камил улы Фазлетдинов. И. Фазлетдинов Уфада татар телендә чыгучы “Тулпар” яшьләр журналының җаваплы сәркатибе вазыйфаларын башкара. Моннан тыш ул үзе тәмамлаган Башкортстан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә мөгаллимлек кыла, филология фәннәре канидидаты дәрәҗәсе бар.
Башкортстан Республикасының Ш. Бабич исемендәге бүләге әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә иң яхшы иҗат эшләре өчен тапшырыла. Һәрвакыттагыча, шушы абруйлы бүләккә дәгъва итүчеләр 18 яшьтән өлкәнрәк һәм 35 яшьтән узмаган була. Бәйгенең төп шартларының берсе шул. Әлеге премиягә әдәбият өлкәсендәге әсәрләр кайда да булса нәшер ителгәч, музыка, театр, сынлы сәнгать, хореография, эстрада, цирк, дизайн, кино һәм телевидение өлкәсендәге әсәрләр киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгәч, ягъни концерт, күргәзмә, театр һәм кинотеатрларда күрсәтелгәч, ә инде архитектура өлкәсендәге иҗат эшләре, теге яки бу объектны файдалануга тапшыргач кына, тәкъдим ителә ала.
Илдус Фазлетдиновның беренче шигъри җыентыгы – “Соңгы шүрәле” исемле китабы Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” дәүләт нәшриятында ташка басылган иде. Анда авторның шигъри әсәрләре белән бергә кайбер язучыларның иҗатларына фәнни күзәтүләре дә урын алган.
Илдус Фазлетдинов шигырьләр генә язып һәм журналистика белән шөгыльләнеп кенә калмый, ә мөгаллим һәм галим буларак та киң билгеле ул. Галим сыйфатында да аның гыйльми хезмәтләреннән торган беренче китабы дөнья күрде. “Тарих кайтавазы – риваять” дип исемләнгән ул җыентыкта XVI-XX гасырлардагы тарихи вакыйгалар Башкортстан татарларының риваятьләрендә чагылышы анализлана.
Автор тикшеренү даирәсе итеп республикада яшәүче татарларның 105 топонимик һәм тарихи риваятен файдалана. Шуларның 102се фәнни әйләнешкә беренче тапкыр гына кертелә. Шунысы да мөһим – әлеге җыентык Уфада нәшер ителде. Моңа кадәр Башкортстан татар фольклоры турындагы андый хезмәтләр Казанда Татарстан галимнәре төзегән җыентыкларда гына басыла иде.
Илдус Камил улы Фазлетдинов риваятьләрнең кемнән, кайдан, кайчан һәм кем тарафыннан язып алынуын ачык күрсәтеп, аларның тулы эчтәлекләрен кушымтада тәкъдим итә. Менә шундый күпкырлы талант иясе ул Илдус Фазлетдинов. Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы да һәрдаим эзләнүчән һәм тынгысыз җан милләтәшебез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot